Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Чистай урамы һәм Ямашев проспектлары буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Казанда Чистай урамы һәм Ямашев проспектлары буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

https://tnv.ru

21 Август 2025, 15:47

111

0

Казанда Чистай урамы һәм Ямашев проспектлары буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк
Бүгенге көннән "Новая Волна" халыкара конкурсы барышында Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр.

Шәһәр мэриясе мәгълүматы буенча, 21 августтан 26 августка кадәр 16:00 сәгатьтән 00:00 сәгатькә кадәр чикләүләрне юлның түбәндәге участокларында кертәләр:

Чистай урамы Су спорт төрләре сарае янындагы боҗралы чишелештән Ямашев проспектындагы корылмага кадәр (Гаврилов урамы юнәлешендә);

Ямашевтан Адоратский урамы белән киселештән алып Троицкий урманы белән киселешкә кадәрге участокта;

"Ак Барс Арена" футбол стадионы тирәсендә әйләнә.

Алдан язганча, бу көннәрдә Казанда берничә транспорт төнгә кадәр йөриячәк. 

Фото: kzn.ru, Денис Гордийко

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар