Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда бүген Новая Волна халыкара конкурсы башлана

Казанда бүген Новая Волна халыкара конкурсы башлана

https://tnv.ru

21 Август 2025, 17:10

25

0

Казанда бүген Новая Волна халыкара конкурсы башлана

Казанда бүген Новая Волна халыкара конкурсы башлана. Башкала аны үз тарихында беренче тапкыр кабул итә.

"Ак барс арена"дагы кызыл келәмнән Россия эстарадасы йолдызлары уза. Филипп Киркоров, Игорь Крутой, Дима Билан, Полина Гагарина, Стас Михайлов. Исемлекне озак санап булыр иде. 

21 августтан 26 августка кадәр тамашачылар өчен 80 артист чыгыш ясаячак. Билетларның барысы да сатылып беткән. Шуларның 90% туристлар алган. 

Артистлар Казанга нинди кәеф белән килә, тамашачылар аларны ничек каршылый. Бу хакта репортажны 20 сәгать 30 минутта булачак "Татарстан хәбәрләре" чыгарылышында карый аласыз.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар