Онлайн трансляция

Свернуть

Илсур Метшин Игорь Крутойга Истәлек билгесе тапшырды

Илсур Метшин Игорь Крутойга Истәлек билгесе тапшырды

https://tnv.ru

26 Август 2025, 17:48

25

0

Илсур Метшин Игорь Крутойга Истәлек билгесе тапшырды
Казан Ратушасында шәһәрнең күренекле кешеләрен хөрмәтләү тантанасы узды, аның барышында Казан мэры Илсур Метшин танылган композитор, Россиянең халык артисты Игорь Крутойга Истәлек билгесе тапшырды, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Илсур Метшин катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан башкаласын үстерүдә уртак тырышлыкларның әһәмиятен ассызыклады. «Безнең җитәкчеләр салган нигездә Казанның нинди булуы күренә. Төп үзгәрешләр Казанның 1000 еллыгыннан башланды, аннан соң Универсиада, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, WorldSkills, БРИКС саммиты булды. Һәм боларның барысы артында, матур исемнәрдән тыш, кешеләр тора. Безне хуплаган президентка рәхмәт», — дип билгеләде Казан мэры.

Шәһәр башлыгы Игорь Крутойның Казанның мәдәни тормышына керткән өлешенә һәм шәһәргә «Новая волна» («Яңа дулкын») халыкара яшь башкаручылар фестиваленең килүенә аерым игътибар бирде.

Фото: kzn.ru, Марат Мугинов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар