https://tnv.ru
09 Сентябрь 2025, 16:14
26
0

Казанның Шаляпин урамындагы юлның бер өлешендә транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Чикләүләр су белән тәэмин итү челтәрендә алып барыла торган төзелеш эшләре белән бәйле, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
12 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр Шаляпин урамында юлның Павлюхин урамында урнашкан 100 нче йорт каршындагы өлеше транспорт өчен тулысынча ябык булачак.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0