Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда этаплап КСКА һәм Габдулла Тукай урамнары ябылачак

Казанда этаплап КСКА һәм Габдулла Тукай урамнары ябылачак

https://tnv.ru

11 Сентябрь 2025, 10:14

20

0

Казанда этаплап КСКА һәм Габдулла Тукай урамнары ябылачак
Татарстан башкаласында КСКА һәм Габдулла Тукай урамнарында хәрәкәт өлешчә туктатылачак. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу яңа торак комплексын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруга бәйле. Чикләүләр өч этапта кертеләчәк.

12 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр чикләү КСКА урамындагы 91 нче бинадан 3 нче бинага кадәр кертеләчәк.

26 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр Габдулла Тукай урамындагы 108 нче бина каршында транспорт хәрәкәте Әхтәмов урамына таба чикләнәчәк.

5 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Габдулла Тукай урамындагы 97 нче бина янында, Әхтәмов урамына таба юнәлештәге юл хәрәкәте мөмкин булмаячак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар