https://tnv.ru
25 Сентябрь 2025, 14:50
21
0

Төрек яулыклары, Алтай үләннәреннән чәй, башкорт балы. Казанда "Муллык" дигән сәүдә фестивале башланды. Төрле төбәктән килгән 300дән артык эшмәкәр катнаша. Бу - алар өчен үз продукциясен тәкъдим итү өчен бер мөмкин, халык өчен - бер мәйданда зур ассортимент белән танышып, кирәклесен сатып алу.
Шулай ук спорт сарае янында концерт оештырылган иде. Яшь артистларның иҗатын хуплау - фестивальнең тагын бер максаты. Киштәләрдәге продукция белән Алия Сабирова да танышты.
Бүлешергә
Комментарии 0