https://tnv.ru
26 Сентябрь 2025, 13:41
108
0

Синоптиклар фаразлавынча, 2025 елның 24 сентябреннән 29 сентябренә кадәр 5 көн дәвамында уртача тәүлек һава температурасы +8,5 градус булачак, бу +8 градус нормадан югарырак. Әмма, төннәр инде шактый салкын булу һәм социаль учреждение җитәкчеләреннән җылылыкны вакытыннан алда бирү турында гаризалар алыну сәбәпле, Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә 29 сентябрьдән ягып җылыту сезонын башлап җибәрергә кушты, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.
Татарстан башкаласында 5562 күпфатирлы йорт һәм 876 социаль объект, шул исәптән 656 мәгариф һәм 110 сәламәтлек саклау объекты үзәкләштерелгән җылылык хезмәтеннән файдаланачак.
Учреждение җитәкчеләренең гаризалары нигезендә 22 сентябрьдән 17 мәгариф һәм 8 сәламәтлек саклау объектына җылылык бирелгән.
Йортларда җылылык үз көчендә килә башлау, системаны җайга салу өчен 2-3 атна вакыт кирәк.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0