https://tnv.ru
24 Июнь 2022, 17:09
957
0
ТНВ генераль директоры Илшат Әминев Якутиядә түгәрәк өстәлдә катнашты.
ТНВның генераль директоры, Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминев "Төбәк ММЧ һәм матбугат оешмаларының инновацион үсеше" темасына багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты.
Катнашучылар милли медиа һәм китап нәшер итүнең торышы һәм үсеше турында фикер алыштылар. Спикерлар туган телләрдә ММЧны саклау мөһимлеген ассызыклады һәм мәгълүмати агентлыкларда очрый торган кайбер кыенлыкларны, мәсәлән, кадрлар җитмәүне билгеләделәр.
"Милли медиа булганда, милли мәдәният бар, мәдәният булса, милләт тә була", - диде Илшат Әминев. Түгәрәк өстәлдә Якутия һәм Татарстанның танылган язучылары, шагыйрьләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм әйдәп баручы Массакүләм мәгълүмат чараларының җитәкчеләре катнашты.
Чара Татарстан һәм Якутия Журналистлар берлекләре арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую белән тәмамланды.
Фото: ysia.ru

Бүлешергә
Комментарии 0