Онлайн трансляция

Свернуть

2023 елның "Бәллүр каләм" ияләре билгеле - исемлек

2023 елның "Бәллүр каләм" ияләре билгеле - исемлек

https://tnv.ru

30 Май 2023, 16:40

264

0

2023 елның "Бәллүр каләм" ияләре билгеле - исемлек
Бүген Казанда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Бәллүр каләм» журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә XXVI Республика бәйгесе лауреатларын тәбрикләделәр.

Коллегаларыбызны котлыйбыз һәм җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.


«Журналистикага тугрылык өчен» номинациясе:

Вакыйф Нуриев, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире урынбасары;

Рузилә Хәсәнова, «Татмедиа» АҖ филиалы «Актаныш-информ» хәбәрчесе.


«Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясе:

Зөфәр Дәүләтшин, «Яңа гасыр ТРК» АҖ, «Семь дней» тапшыруының махсус хәбәрчесе;

Зилә Мөбәрәкшина, «Татар-информ» хәбәрчесе, «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газеталары.


«Мультимедияле редакция» номинациясе:

«Татарстан 24» телеканалы;

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе.


«Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» номинациясе:

«Шәһри Казан» газетасы редакциясе;

«Сарман» газетасы редакциясе.


«Туган тел» номинациясе:

«Якташлар» газетасы, Мари Иле Республикасы.


«Ел телеоператоры» номинациясе: 

Андрей Ключников, «Яңа гасыр ТРК» АҖ, «Семь дней» тапшыруы телеоператор-куючысы.


«Ел фоторепортеры» номинациясе: 

Михаил Захаров, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотохәбәрчесе.


«Нәтиҗәле эшләүче матбугат хезмәте» номинациясе:

Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте.


«Популяр блогер» номинациясе:

Илназ Габидуллин;

Алия Мәһдиева.


"Татарстан Республикасында цифрлаштыру елын иң яхшы яктырту» махсус номинациясе:

«Комсомольская правда» газетасы;

«Республика Татарстан» газетасы.


«Россия халыкларының мәдәни мирас елын иң яхшы яктырту» махсус номинациясе: 

«Болгар радиосы»;

ГТРК «Татарстан».


"Татарстан Республикасында милли проектларны яктырту буенча ММЧның иң яхшы редакциясе" махсус номинациясе: 

"Дуслык" газетасы, Нурлат районы;

"Авангард" газетасы, Тәтеш районы.


«Ел медиа-шәхесе»:

Шадриков Александр Валерьевич, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры.


Гран-при:

Александр Латышев, «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире.































Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров