Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВда Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды

ТНВда Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды

https://tnv.ru

01 Июнь 2023, 11:51

214

0

ТНВда Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды
Кичә безнең канал Балачак иленә әверелде. Уеннар да уйнадылар, җырлап-биеделәр дә, спорт ярышларында да катнаштылар. ТНВга экскурсиягә - ТНВ хезмәткәрләренең балалары килде.



Шул рәвешле аларны иртәгә булачак - Халыкара балаларны яклау көне белән котладылар. ТНВда сабыйларны ШАЯН ТВның төп геройлары Шаян белән Мияу каршы алды.



Соңрак бина буйлап экскурсия уздырдылар. Балалар камера, штативның нәрсә икәнен белде, репортаж ясау үзенчәлекләре белән танышты, яңалыклар редакциясендә дә кунак булып чыктылар. Соңыннан оештыручылар аларны татлы күчтәнәч белән сыйлады.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров