Онлайн трансляция

Свернуть

Мәктәп директоры дәрестә вафат булган укучының соңгы секундлары турында сөйләде

Мәктәп директоры дәрестә вафат булган укучының соңгы секундлары турында сөйләде

https://tnv.ru

21 Январь 2022, 15:54

4166

0

Мәктәп директоры дәрестә вафат булган укучының соңгы секундлары турында сөйләде
19 гыйнварда Копейск шәһәре мәктәбендә физкультура дәресендә вафат булган укучының соңгы секундлары турында әлеге уку йорты директоры вазыйфаларын башкаручы Людмила Ердакова сөйләде.

Физик культура икенче дәрес булган. Укытучы, гадәттәгечә, дәресне йөгерүдән башлаган. Спортзал тирәли ике тапкыр әйләнгәннән соң, егет егыла. Аның авызыннан кан киткән.


"Аңа физик культура белән шөгыльләнергә ярый иде, чөнки сәламәтлеге буенча бернинди ди чикләүләр юк иде. бала сау-сәламәт иде. 2021 елда медицина тикшерүе уздырылды. Аның йөрәк белән дә, башка авырулар да юк иде" - дип сөйләгән Ердакова 74.RU басмасына.

Директор физкультура укытучысы шунда ук мәктәп шәфкать туташы янына йөгерде, дип билгеләп үтте.

«Ул балалар поликлиникасының тагын ике табибы белән кабинетта иде. Алар беренче сыйныф укучыларына медицина тикшерүенә килгән булганнар. Алар өчәү беренче медицина ярдәме күрсәтә башладылар. Параллель рәвештә ашыгыч ярдәм чакыртылды", - дип аңлатты мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы.

Ашыгыч ярдәм машинасы 9 минут эчендә килеп җиткән. Малай тыныч булган һәм башка укучылар белән конфликтларга кермәгән. Аның гаиләсе уңай яктан тасвирлана.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров