Онлайн трансляция

Свернуть

Россия Хезмәт министрлыгы 2023 елда ял итәчәк бәйрәм көннәре графигын чыгарды

Россия Хезмәт министрлыгы 2023 елда ял итәчәк бәйрәм көннәре графигын чыгарды

https://tnv.ru

23 Июнь 2022, 16:12

1305

0

Россия Хезмәт министрлыгы 2023 елда ял итәчәк бәйрәм көннәре графигын чыгарды
2023 елда Россиядә Яңа ел каникуллары 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, 1 һәм 8 гыйнвар эшләми торган көннәргә туры килә. Алар күчерелә. Шуңа күрә 2023 елның февралендә 23-26 февраль көннәрендә яллар булачак.

Моннан тыш, яллар 8 мартка, 1, 8 һәм 9 майга планлаштырылган. Шулай ук 12 июнь - Россия көнен бәйрәм итү сәбәпле, россиялеләрне кыскартылган атна көтә. 6 ноябрь - дүшәмбе ял көне булачак.

Бу календальгә Татарстан бәйрәмнәре кертелмәгән.

Фото: Россия Хезмәт министрлыгы телеграм-каналы

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров