Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады

https://tnv.ru

20 Январь 2022, 10:12

1592

0

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады
Сезнең олы казанышларга бай, гамьле тормышыгыз – фидакарьлек һәм Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге! Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән тәбрик итте.

"Авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туып-үсеп, тырышлык, оештыру сәләте кебек асыл сыйфатларыгыз нәтиҗәсендә инженердан алып Россиянең иң эре төбәкләреннән берсе булган республика җитәкчесе вазифасына кадәр барлык үсеш баскычларын уздыгыз. 25 яшьтә үк инде Сезне зур оешма – «Авыл хуҗалыгы техникасы» районара берләшмәсенең идарәчесе итеп куялар, ә 29 яшьтә Сезгә Советлар Союзының иң зур бүләге – Ленин ордены тапшырыла", - дип билгеләп уза Президент.

"Җәмгыятьтә социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр барган чакта Татарстан җитәкчесе вазифасын үтәргә алындыгыз. Зирәк, уйланылган сәясәтегез шул катлаулы чорда республиканың бик күп мәсьәләләрне хәл итеп, кыенлыкларны җиңүенә китерде, үткәндә тупланган зур тәҗрибәне саклап калырга, үстерергә мөмкинлек бирде. Татарстанның Россия Федерациясендә алдынгы һәм алгарышлы төбәк буларак беренчеләр сафына чыгуын тәэмин иткән социаль-икътисади программалар Сезнең җитәкчелектә гамәлгә ашырылды", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Милләтара мөнәсәбәтләр һәм мәдәниятләр арасындагы багланышлар мәсьәләләре буенча бөтен дөньяда танылган белгеч буларак, Сез Россиянең һәм республиканың ЮНЕСКО белән тыгыз хезмәттәшлеге нигезен кордыгыз. Сезнең булышлык белән ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә Казан Кремле, Болгар тарих-архитектура һәм археология комплекслары, Свияжск утрау-шәһәренең православиедә изге дип танылган корылмалары кертелде. Сезнең башлангычта һәм илебез Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәме белән Болгар ислам академиясен ачу һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу буенча тиңдәшсез проектлар гамәлгә ашырылды. Болар бөтен Россия күләмендә рухи яңарыш һәм тарихи гаделлек тантанасы буларак кабул ителә", - диде Миңнеханов.

«Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле белем бирү комплексын булдыру юнәлешендә Сез башкарган игелекле эш искиткеч зур әһәмияткә ия. Монда туган халкыбызның мәдәниятенә һәм теленә ата-ана тәрбиясе белән сеңдерелгән сакчыл карашыгыз, шулай ук башка халыклар мәдәниятләренә олы хөрмәтегез чагыла", - диде ул.

"Турыдан-туры тавыш бирү барышында республика Президенты вазифасына өч тапкыр сайлануыгыз, «Россия Федерациясе Хезмәт Герое» дигән мәртәбәле исемгә, «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденының барлык дәрәҗәләренә һәм башка олы бүләкләргә лаек булуыгыз – болар барысы да Сез алып барган күпкырлы эшчәнлекнең гаять югары бәяләнүенә дәлил" , - дип языла котлауда.

"Сезне, мөхтәрәм Минтимер Шәрипович, ихлас йөрәктән юбилеегыз белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, озын гомер, уңышлар телим!" 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров