Онлайн трансляция

Свернуть

Президент юлламасы көне билгеле булды

Президент юлламасы көне билгеле булды

https://tnv.ru

07 Октябрь 2022, 15:48

315

0

Президент юлламасы көне билгеле булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына юлламасы 20 октябрьгә планлаштырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында билгеле булды, дип яза "Татар-информ".

«Татарстан Президентының Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы 20 октябрьдә планлаштырыла», - дип сөйләде комитет рәисе Шакир Яһудин.

VI чакырылыш Татарстан парламентының 35нче утырышы Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Анда республика Президенты депутатларга мөрәҗәгать итә.

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров