Онлайн трансляция

Свернуть

Театр артистлары Илнур Закиров һәм Зөлфия Вәлиева дәрәҗәле бүләккә ия булдылар

Театр артистлары Илнур Закиров һәм Зөлфия Вәлиева дәрәҗәле бүләккә ия булдылар

https://tnv.ru

29 Март 2023, 10:00

870

0

Театр артистлары Илнур Закиров һәм Зөлфия Вәлиева дәрәҗәле бүләккә ия булдылар
Кичә, 28 март, Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - "Татар сүзе" өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды. 

Премиаль фонд саллы - 1000000 сумны тәшкил итте. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе бүләкләде. 30 җиңүче арасында барыбызга да таныш булган театр артистлары - Илнур Закиров һәм Зөлфия Вәлиева да бар.

Профессионаллар арасында:

I урын - Закиров Илнур Ильяс улы (Казан)

II урын - Вәлиева Зөлфия Наил кызы (Казан)

III урын - Гадбелхакова Җәүһәрия Саетгали кызы (Пермь)

III урын - Казан театр училищесының 3 курс студентлары (Казан)

Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм беренче тапкыр телевизион проект буларак тормышка ашырылды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров