Онлайн трансляция

Свернуть

Үзенчәлекле бала әнисе Миләүшә Сафинаның каенанасы: "Мин улымны югалтырга теләмәдем, акыллы булдым"

Үзенчәлекле бала әнисе Миләүшә Сафинаның каенанасы: "Мин улымны югалтырга теләмәдем, акыллы булдым"

https://tnv.ru

02 Июнь 2023, 17:38

2003

0

Үзенчәлекле бала әнисе Миләүшә Сафинаның каенанасы: "Мин улымны югалтырга теләмәдем, акыллы булдым"
"Гаилә учагы" тапшыруының төшерү төркеме Шәрәфетдиновлар гаиләсендә булды. Гаиләнең төп геройлары - Фагыйл һәм Миләүшә. Беренче никахы уңышсыз булган хуҗабикә, Фагыйлне күргәнчегә кадәр, үзенчәлекле бала үстерү авырлыгын үз җилкәсендә генә алып бара. Хәзер гаиләләре ишле - өч бала үстерәләр.

Мәрьямне үз балалары кебек кабул иткән әби-бабайлар да бик теләп булыша.

"Мин әни кеше буларак кайгырдым. Тормышны яхшы алып бара алырсыңмы, уйладыңмы, Мәрьям дә бар бит, дидем. Танышу алдыннан чабып чыктым да, кызым кер дидем. Әгәр дә мин ул вакытта берәр нәрсә әйткән булсам, алар борылып киткән булырлар иде. Мин улымны югалтырга теләмәдем, акыллы булдым. Ул вакытта йөрәгем кырып торса да, дөрес юл сайладым, балам бәхетле булсын дидем. Миләүшәдән дә яхшы кеше күрмәдек, үз кызыбыз кебек якын итәбез", - дип сөйләде Фәридә апа, Фагыйлнең әнисе.

Фагыйл Миләүшәне беренче тапкыр ТНВ каналындагы тапшыруларның берсендә күреп алган булган. Бераздан ул аны социаль челтәрләр аша тапкан һәм йөрешеп киткәннәр. Бергә гаилә корып, яши башлаганнарына да тиздән 4 ел була. Чыгарылышны биредә карый аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров