Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдинова: "Татар эстрадасының сәхнә арты турында, ничек бар шулай, китап язасым килә"

Илсөя Бәдретдинова: "Татар эстрадасының сәхнә арты турында, ничек бар шулай, китап язасым килә"

https://tnv.ru

26 Сентябрь 2023, 13:58

526

0

Илсөя Бәдретдинова: "Татар эстрадасының сәхнә арты турында, ничек бар шулай, китап язасым килә"
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова татар эстрадасы тормышын күрсәтеп, китап чыгарасы килә. Китапта профессиядә һәм җырчының тормышында булган яман һәм шатлыклы мизгелләр чагылачак.

«Концертлар беткәч, сәхнә арты тормышы турында китап язасым килә. Ялтыравыклы күлмәкле, чәчкәле тормыш турында түгел, ә акырып елаган, хыянәт иткән, сынган вакытларны. Исемнәр белән түгел, ничек бар шулай. Эстрада, бигрәк тә үземнең тормыш турында булачак ул.

Мин дә кеше. Без «кеше нәрсә әйтер икән» дип, куркып яшибез. Фәрештә түгелмен, яхшысын да, яманын да күрсәтеп барам. Ачыктан-ачык бөтен әйберне дә сөйләргә мөмкинмен. Шундый эчтәлекле китап язасым килә», — дип сөйләде Илсөя «Мәйдан» каналына биргән интервьюсында. Әлеге өзекне 10 минуттан карап була.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров