Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак Барс" уенчылары барска исем куштылар - видео

"Ак Барс" уенчылары барска исем куштылар - видео

https://tnv.ru

01 Февраль 2023, 16:28

226

0

"Ак Барс" уенчылары барска исем куштылар - видео
Бүген "Ак Барс" уенчылары "Сайлюгемский" Милли паркында яшәүче барска исем уйлап таптылар.

"Барыс" белән узачак уенга әзерлек вакытында егетләр үз вариантларын тәкъдим иттеләр. Исемнәр арасында Заря, Лука, Ворон, Бәлеш бар иде. Шулай да, уенчыларның күпчелеге барска "Чәк-чәк" дип кушарга уйладылар. Барс аклы-саргылт төстә, тәнендә таплары да бар.


Бүген Казанның "Ак Барс" командасы "Татнефть Арена" бозында Казахстан кунаклары "Барыс"ны кабул итә. Фонбет КХЛ матчын ТНВ туры трансляциядә күрсәтәчәк. Уен 19:00 сәгатьтә башлана.

Фото: Ак Барс

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров