https://tnv.ru
22 Сентябрь 2023, 15:12
39
0
Бүген 76 яшендә Казанның «Ак Барс» хоккей клубының техник директоры, Татарстанның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Игорь Смирнов вафат булды. Моның турында хоккей клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Игорь Смирнов клубта 43 ел эшли. Хезмәттәшләре аның югары профессионализмын, тырышлыгын һәм «Ак Барс» командасына тугрылык үрнәге булуын билгеләп үттеләр.
"Аның намуслы хезмәте вакытында команда төп җиңүләренә иреште: биш Россия чемпионы титулы, өч Гагарин Кубогы, Европа чемпионнары кубогы һәм Континенталь кубок алтын медальләре — һәр трофейга Игорь Николаевичның җаны салынган», — дип өстәделәр «Ак Барс»ның матбугат хезмәтендә.
Фото: ak-bars.ru

Бүлешергә
Комментарии 0