Онлайн трансляция

Свернуть

Гидрометүзәк Татарстан халкын көчле җил турында кисәтте

Гидрометүзәк Татарстан халкын көчле җил турында кисәтте

https://tnv.ru

03 Апрель 2025, 16:10

71

0

Гидрометүзәк Татарстан халкын көчле җил турында кисәтте
Алдагы тәүлектә Татарстанда көчле төньяк-көнбатыш җиле көтелә. Республиканың Гидрометеорология үзәге белгечләре тиешле кисәтү белдерде.

Аерым алганда, 4 апрельгә каршы төндә җил 6-11 м/с ка арта; көндез 8-13 м/с, урыны белән һава агымнары тизлеге 15-20 м/с ка кадәр җитәчәк.

Шул ук вакытта төнге сәгатьләрдә Татарстанда +1..-4 градуска кадәр суытачак. Көндез +9..+14 градуска кадәр җылылык кайтачак.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар