Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты

https://tnv.ru

08 Август 2025, 10:20

35

0

Рөстәм Миңнеханов Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, дип яза Рәис матбугат хезмәте.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Хусар республика территориясендә текболны үстерү буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Казанга визиты кысаларында Виктор Хусар шәһәрнең эре спорт объектларында була: «Ак Барс Арена» стадионында, Су спорт төрләре сараенда, «Урам» экстрим-паркында. Шулай ук планнарда - җиңел атлетика буенча Россия чемпионатын карау, ярыш бу көннәрдә Татарстан башкаласында уза.

Текбол футбол элементлары булган өстәл теннисын хәтерләтә. Уенчылар арасында кәкрәйтелгән өстәл һәм футболны хәтерләткән туп урнашкан. Көндәшләр тупны өстәлнең капма-каршы ягына ыргытырга тиеш, ракеткалар урынына алар, куллардан башка, гәүдәнең теләсә кайсы өлешен кулланалар.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар