Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Якутия татарлары белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Якутия татарлары белән очрашты

https://tnv.ru

24 Июнь 2022, 18:01

2232

0

Рөстәм Миңнеханов Якутия татарлары белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Якутскка эш сәфәре кысаларында узды, дип хәбәр итә Президент матбугат хезмәте.

«Сезнең белән очрашуга бик шатмын. Сез Татарстаннан читтә яшәсәгез дә, милли гореф-гадәтләрне, туган телне, мәдәниятне, йолаларыбызны саклыйсыз», - дип сәламләде очрашуда катнашучыларны ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны Якутскта уздырыла торган Татарстан көннәре белән котлаган.

Татарстан Республикасы Президенты төбәк җитәкчелегенә Саха (Якутия) Республикасының 8 мең татары мәнфәгатьләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

«Татарстан уңышларында Саха (Якутия) Республикасы белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек мөһим урынны алып тора. Бүген имзаланган килешүләр безнең төбәкләр арасында хезмәттәшлекне тагын да көчәйтәчәк», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров