Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яллар бураннан һәм көчле җилдән башланачак

Татарстанда яллар бураннан һәм көчле җилдән башланачак

https://tnv.ru

21 Январь 2022, 17:03

1992

0

Татарстанда яллар бураннан һәм көчле җилдән башланачак
22 гыйнварда Татарстан җирлегендә аз күләмдә кар яву һәм буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан урыны белән 16 метрга кадәр көчәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.

Киләсе төндә республикада һава температурасы -9.-14 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта -15..-20 градуска кадәр салкын була. Көндез һаваның максималь температурасы -5.-10 градус.

Казанда шимбә төнендә термометр баганалары -9..-11 градус билгесенә төшәчәк, аязган вакытта салкын -14 градуска кадәр көчәячәк. Көндезге сәгатьләрдә -6..-8 градуска кадәр җылыначак.

Фото: instagram.com/goryachevaanyuta3003

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров