Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатыйх Сибагатуллин гаиләсенең кайгысын уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатыйх Сибагатуллин гаиләсенең кайгысын уртаклашты

https://tnv.ru

24 Июнь 2022, 09:27

1199

0

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатыйх Сибагатуллин гаиләсенең кайгысын уртаклашты
Фатыйх Сибагатуллин бүген төнлә 72 яшендә вафат булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, ветеринария фәннәре докторы, Казан дәүләт аграр университетының биотехнология кафедрасы профессоры Фатыйх Сибагатуллинның вафатына бәйле рәвештә кайгысын уртаклашты.

"Бу Фатыйх Сәүбән улының туганнары һәм якыннары өчен генә зур югалту түгел. Ул чын патриот булды, чын күңелдән туган җирен яратты», - диелә Президентның кайгынамәсендә.

Фатыйх Сибагатуллин бүген төнлә 72 яшендә вафат булды. Хушлашу урыны һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк, дип билгеләп үттеләр Татарстан лидеры матбугат хезмәтендә.

Фатыйх Сибагатуллин 1950 елның 1 маенда Татарстанның Арча районында туа. 1990 елларда Фатыйх Сибагатуллин республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфасын башкара, премьер-министр урынбасары була. 2007 елдан 2021 елга кадәр Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы.

Фото: tatarstan.er.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров