Онлайн трансляция

Свернуть

Белемле төзүчеләр кирәк - Казанда икенче халыкара төзелеш чемпионаты ярышлары башланды

Белемле төзүчеләр кирәк - Казанда икенче халыкара төзелеш чемпионаты ярышлары башланды

https://tnv.ru

07 Октябрь 2022, 13:53

62

0

Белемле төзүчеләр кирәк - Казанда икенче халыкара төзелеш чемпионаты ярышлары башланды
Кичә "Казан Экспо"да икенче халыкара төзелеш чемпионаты ярышлары башланып китте.

Чәршәмбе аның ачылыш тантанасында Президент Рөстәм Миңнеханов белән Россия төзелеш министры Ирек Фәйзуллин да катнашты. "Бу безнең ил өчен зур, мөһим вакыйга", дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Меңнән артык катнашучы 20 номинациядә үз осталыкларын күрсәтәчәк. Бүген илгә югары белемле белгечләр кирәк. Россиянең киләчәге, аның технологик яктан бәйсезлеге - нәкъ менә алар кулында. Илнең һәрбер төбәгендә беренче проблема булып кадрлар кытлыгы тора.

Хәзер федераль үзәк 2035нче елга кадәр төзелеш тармагында югары белемле кадрлар булдыру буенча концепция әзерли башлаган. Халыкара ярышларның икенче көне турында Алия Хәйретдинова.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров