Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллыда 10 көн элек югалган 15 яшьлек кызны эзлиләр

Яр Чаллыда 10 көн элек югалган 15 яшьлек кызны эзлиләр

https://tnv.ru

01 Февраль 2023, 10:49

132

0

Яр Чаллыда 10 көн элек югалган 15 яшьлек кызны эзлиләр
Татарстанда 15 яшьлек Казан кызы Валерия Ерофееваны эзлиләр. 19 гыйнвар көнне ул Яр Чаллының 27нче комплексында яшәүче туганнарыннан чыгып киткән.

Кызның буе 165 см, уртача тән төзелеше, чәчләре озын, коңгырт төстә. Каш өстендә яра эзе бар. Кара куртка, канәфер төсендәге күлмәк һәм ак төстәге кышкы аяк киеме кигән була. Үзе белән кара букчасы да булган.

Валерия Ерофеева турында мәгълүмат белүчеләрне 102, 112, 88007005676, 89172604743 һәм 89520403841 номерларына шалтыратуны сорыйлар. Кыз Татарстан шәһәрләрендә яки күрше төбәкләрдә булырга мөмкин.

Фото: vk.com/dpsooreltatarstan

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров