Онлайн трансляция

Свернуть

Февральдән илдә нинди үзгәрешләр кертелә?

Февральдән илдә нинди үзгәрешләр кертелә?

https://tnv.ru

02 Февраль 2023, 11:48

318

0

Февральдән илдә нинди үзгәрешләр кертелә?
Ана капиталының күләме арта, дәүләт хезмәтләренә биометрик мәгълүмат кертелә, элемтә операторларына штраф салачаклар. Россиядә 1 февралдән шундый яңалыклар көтелә. Алар турында тулырак "Татарстан хәбәрләре" корреспонденты Алия Сабирова күзәтүендә.

Ана капиталының күләме артачак. Беренче бала өчен - 587 мең сумга кадәр, икенчесенә - әгәр дә ул 2020нче елның беренче гыйнварыннан соң туган булса - 775 мең сумга кадәр акча бирү каралган.

Баланы карау буенча пособиенең миниаль күләме сигез мең ярым сумга кадәр җитәчәк. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм 23 мең сумга кадәр арта. Чернобль атом электр станциясендәге аварияләр зыянын юк итүдә катнашкан кешеләргә - 3 мең ярым сумга кадәр. Дан ордены кавалерларына, Советлар Союзы һәм Россия геройларына түләүләр күләме - 83 мең ярым сумга кадәр, хезмәт геройларына - 61 мең сумга кадәр арта. Тулырак алдагы репортажда.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров