Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда мошенниклар пенсионерны 120 мең сумга алдаганнар

Татарстанда мошенниклар пенсионерны 120 мең сумга алдаганнар

https://tnv.ru

02 Февраль 2023, 16:55

285

0

Татарстанда мошенниклар пенсионерны 120 мең сумга алдаганнар
Казанда мошенниклар пенсионерны 120 мең сумга алдаганнар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өлкән яшьтәге ханымның кесә телефонына билгесез зат шалтыраткан. Ир кеше үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра һәм пенсионерга оныгының юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын хәбәр итә.

Әңгәмәгә «оныгы» кушыла һәм, җаваплылыктан качарга ярдәм итү өчен, зыян күрүчедән 900 мең сум акча сорый. Пенсионерның мондый суммасы булмый, әмма ул үзендә булган 120 мең сумны бирергә ризалаша. Күрсәтелгән вакытта зыян күрүчегә курьер килә һәм акчаларны алып китә.

Үзен алдаганнарын сизгән пенсионер полициягә хәбәр итә. «Мошенниклык» җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров