Онлайн трансляция

Свернуть

Казан һәм Ташкент арасында даими авиарейслар җибәрелә

Казан һәм Ташкент арасында даими авиарейслар җибәрелә

https://tnv.ru

02 Февраль 2023, 17:48

217

0

Казан һәм Ташкент арасында даими авиарейслар җибәрелә
Бүгеннән Казан һәм Ташкент арасында даими авиарейслар җибәрелә. Очышлар атнага бер тапкыр башкарылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Ташкенттан очып китү чәршәмбе көнне 23:50 сәгатьтә планлаштырыла, ТР башкаласына килү икенче көнне 1:10 сәгатьтә көтелә. Казан аэропортыннан авиалайнер пәнҗешәмбе көнне 2:40 сәгатьтә китә һәм Үзбәкстан башкаласына 7:50 сәгатьтә киләчәк.

Пассажирлар юлда якынча 3 сәгать булачак. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Казан аэропортының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, рейсларны үзбәк авиакомпаниясе Panorama Airways башкарачак. Пассажирларга 144 кешегә исәпләнгән Airbus A320 тибындагы самолетлар хезмәт күрсәтәчәк.

фото: t.me/panorama_airways_uz

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров