Онлайн трансляция

Свернуть

Табиблар алты ел буе берни күрмәгән ир-атка уңышлы операция ясаганнар

Табиблар алты ел буе берни күрмәгән ир-атка уңышлы операция ясаганнар

https://tnv.ru

02 Июнь 2023, 12:32

969

0

Табиблар алты ел буе берни күрмәгән ир-атка уңышлы операция ясаганнар
Яр Чаллы шәһәренең 5 нче санлы хастаханәсе табиблары урын өстендә генә ятучы пациентның бер күзенә операция ясаганнар. Ир-ат, күрү сәләтен тулысынча югалтканнан соң алты ел узгач, кабат хатынының йөзен күрә алды, яраткан китапларын сорады, дип хәбәр итә Чаллы шәһәр Сәламәтлек саклау хезмәте.

Хәрәкәтләнә алмаучы ир-ат “Гийен-Барре синдромы” дигән сирәк очрый торган авырудан интегә икән. Шулай ук бит нервы параличланган, табиблар авыз куышлыгыннан яман шеш алган.

Пациентның сул күзе ябылмаган, аңа операция ясау тыелган. Табиблар уң күзгә операция ясаганнар. Операция уңышлы узган. Ике көннән соң ир кабат күрә башлаган.

Фото: пресс-служба Горздрава Набережных Челнов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров