Онлайн трансляция

Свернуть

"Срочник"лар махсус хәрби операция зонасына эләгә аламы?

"Срочник"лар махсус хәрби операция зонасына эләгә аламы?

https://tnv.ru

02 Июнь 2023, 15:32

862

0

"Срочник"лар махсус хәрби операция зонасына эләгә аламы?
Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссары Михаил Венедиктов «Казанские ведомости»га биргән интервьюсында хәрби хезмәткә чакырылучыларның Украинада Россиянең махсус операциясендә катнашмауларын сөйләде.

Аерым алганда, Венедиктов, 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәр, "срочник"ларның махсус хәрби операция зонасына җәлеп ителмәүләрен белдерде.

Быел яз чакырылучыларның күпчелеге Үзәк, Көнчыгыш һәм Көнбатыш хәрби округлары гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 30 мартында Россия Президенты Владимир Путин гражданнарны 1 апрельдән 15 июльгә кадәр хәрби хезмәткә чираттагы язгы чакырылыш турында Указга кул куйды.

Фото: vyksavkurse.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров