https://tnv.ru
26 Сентябрь 2023, 09:30
164
0

Татарстанда әбиләр чуагы һәм алтын көз бу атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ"га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Казанга алтын көз килде. Климат буенча хәзерге вакытта уртача тәүлеклек температура 9 градус тирәсе булырга тиеш, ә чынлыкта ул дүрт градуска югарырак. Россиянең Европа территориясендә көчле антициклон өстенлек итә. Болытлар юк, көндез нык җылыта», — дигән ул.
Метеорологлар мәгълүматларына караганда, 24 сентябрьдә Казанда соңгы сигез елдагы температура рекорды яңартылган.
«Казан-Аэропорт метеостанциясе мәгълүматларына караганда, һаваның максималь температурасы рекордлы дәрәҗәгә җиткән һәм 26,2 градус тәшкил иткән. 24 сентябрьдәге һава температурасының Казанда абсолют максимумы 2015 елда теркәлгән», — дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Алдагы декадада Казанда уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан 4-5 градуска югарырак булачак.
Фото: pxhere.com

Бүлешергә
Комментарии 0