Онлайн трансляция

Свернуть

Универсиада авылын БРИКС илләре саммитына әзерлиләр

Универсиада авылын БРИКС илләре саммитына әзерлиләр

https://tnv.ru

12 Июль 2024, 14:45

44

0

Универсиада авылын БРИКС илләре саммитына әзерлиләр
Быелның октябрендә Казан БРИКС илләре саммитын кабул итәчәк. Катнашучыларның бер өлешен башкала кунакханәләренә, бер өлешен - Универсиада авылына урнаштырачаклар.

Андагы 18 йортта саммит әгъзалары яшиячәк. Студентлар ике ай - сентябрь һәм октябрьдә өйләреннән торып, онлайн белем алачак, яки практика узачак. КФУга алар ноябрь башында кайтырга тиеш. Күбесе өр-яңа шартларда яшиячәк. Чөнки хәзер Универсиада авылында 1 мең кешелек 3 корпусны ремонтладылар.

Аш һәм юыну бүлмәләре тулысынча яңартылган, йокы бүлмәләрендә косметик ремонт ясалган. Үзгәрешләрне Рания Абдрахманова күреп кайтты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар