https://tnv.ru
13 Январь 2025, 10:32
91
0

Биектау районында БМВ машинасында барганда, "Лада Гранта" белән авариягә юлыккан Ленар Низамовны суд - сак астына алды. Гаебе расланган очракта, аны 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Ул, килеп чыккан хәлдән соң, авария урынын ташлап китә, зыян күргән икенче машина йөртүче өчен табиб чакыртмый. Нәтиҗәдә, ул һәлак була. Монда игътибарга лаек бер факт бар.
Ленар Низамов - юрист. Мондый гамәлләренең нәтиҗәсен аңламаган дип әйтеп булмый. Һәлакәттән соң машинада табылган аракы шешәсе - кемнеке? Ул судтан күз яшьләре белән нәрсә сорады? Рүзәл Шәрипов репортажын карыйк.
Бүлешергә
Комментарии 0