https://tnv.ru
14 Январь 2025, 13:48
354
0

Казанда урамга уйнарга алып чыккан җирдән яшь ярымлык баланы тәрбиячеләре онытып калдырган. Бу хәл Чистай урамындагы шәхси балалар үзәгендә килеп чыга.
Анда янәсе 3 тәрбияче урамга чыккан, әмма 10 баланы санап кертә алмаган. Әллә математикалары сыната, әллә җаваплылыклары шуның кадәр генә булган?
Кечкенә малайны якындагы йортта яшәүчеләр табып ала. Әгәр дә, ул көнне тышта 15-20 градус суык булса, я ул машина йөри торган урынга чыкса, хәл фаҗига белән тәмамланырга мөмкин иде. Четрекле мәсәләнең сәбәпләрен ТНВ хәбәрчесе Инзилә Хөсәенова ачыклады.

Бүлешергә
Комментарии 0