Сәясәтчеләр, депутатлар, предприятие җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, артистлар ничек тавыш бирде?
https://tnv.ru
15 Сентябрь 2025, 11:21
16
0

Кичә сайлау участокларында сәясәтчеләр, депутатлар, предприятие җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләрен, артистларны очратырга була иде. Күңелдәге хисләрен шигъри юлларга салып җиткерүчеләр дә булды.
Алдагы материалның авторы Люция Нотфуллина үзе 40нчы участокта сайлады.
Башкаланың 258нче участогында бүген "Мин яратам сине, Татарстан" җыры яңгырый. Һәм бу очраклы түгел. Салават Фәтхетдинов хатыны Ләйсән ханым белән шушында тавыш бирде.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бүген хатыны Миләүшә ханым белән КНИТУ-КХТИ бинасында урнашкан участокка килде. Күңелендәге хисләрен Сибгат Хәкимнең шигъри юллары аша җиткерде. Аның "Бер горурлык хисе" дигән әсәре хәзерге халәтне чагылдыра, ди ул.
Иртәнге 8дә Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үзенең гражданлык бурычын үтәде. Ул КНИТУ-КАИ бинасында урнашкан 42нче номерлы сайлау участогында тавыш бирә. Вице-спикер билгеләп үткәнчә, Татарстан өчен бүген аеручы мөһим көн.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казанның 3нче гимназиясендә урнашкан сайлау участогына килә. Минем өчен тавыш бирү ул - республикага хөрмәтемне җиткерү мөмкинлеге, ди ул.
Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов шулай ук иң беренче тавыш бирүчеләр рәтендә иде. Иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә ул Казанның 18нче мәктәбендә урнашкан участокта сайлый.
Казанның 146нчы участогына Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев килде. Ул ярты гасырлык тарихы булган мәктәп бинасында урнашкан. Биредә һәрвакыт үзенә күрә бер аерым җылы мохит, ди Андрей Кондратьев.
Яр Чаллының 46нчы мәктәбендә урнашкан сайлау участогында Камаз заводының генераль директоры Сергей Когогин хатыны - Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән тавыш бирде. Бүгенге вакыйга Татарстанның киләсе 5 елга икътисад һәм сәнәгать үсешен дә билгелиячәк, ди ул.
Россия Герое һәм депутат Рәсим Баксиков Казандагы 136нчы мәктәптә урнашкан сайлау участогына килде. Хәрби буларак аңа төрле елларда төрле төбәкләрдә тавыш бирергә туры килгән. Чита, Хабаровск, Приморье краенда. Кайда гына булсам да, сайлаудан читтә калмадым, ди ул.
Җаваплылык хисе, гражданлык бурычы, гаилә традициясе - бердәм тавыш бирү көне Татарстанның киләчеген кайгырткан меңләгән кешене берләштерде.
Бүлешергә
Комментарии 0