https://tnv.ru
15 Сентябрь 2025, 14:07
13
0

Әйдәгез, хәзер бу әһәмиятле көннең мизгелләрен барлыйк. Сайлау участокларына Республика җитәкчеләренең дә күбесе гаиләләре белән килде. Тавыш бирделәр, халык белән күрештеләр, хәтта - җырладылар да. Гөлназ Сәйфетдинова репортажын карыйк.
Казан үзәге, КНИТУ-КАИ бинасы. Диварында Россия, Татарстан, Казан әләмнәре җилферди. Монда 42 нче номерлы сайлау участогы урнашкан. Гадәттәгечә, Республика Рәисе шушында тавыш бирә. Ул бүген дә участокка хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге 10да килде. Аларны участок рәисе каршы алып, бюллетеньнәр таратучы хезмәткәр янына озата.
Һәрберсенең паспорт номерларын теркәп, сайлау бюллетеннәрен тапшыралар. Шул вакытта Гөлсинә ханым Рөстәм Миңнеханов белән нәрсә турындадыр фикерләшеп алырга өлгерде. Аннары тавыш бирү өчен, сайлау кабинкаларына үтәләр.
Башта хатыны керә, аннары Рәис үзе сайлый. Тавыш биреп чыккач, бюллетеннәрне тартмага төшергән арада - Рөстәм Миңнеханов журналистларның хәлен сорашып алды, уңышлар теләде.
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогына килде. Аны монда Рәис Хакимияте җитәкчесе Әсгат Сәфәров белән район башлыгы Илдус Зарипов каршы ала. Шулай ук, җыр коллективы, сайлаучылар да бар. Минтимер Шәймиев туктап балалар белән күрешеп чыкты. Алар аның белән бергә фотога төштеләр. Ансамльгә кушылып җырлап та алды. Бу - елдагыча матур традиция.
Республика Рәисе хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәров тә шушы ук участокта тавыш бирде.
Мөхәммәтшиннар гаиләсе дә сайлауга беренчеләрдән булып - иртәнге 9га килде. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хатыны Луиза ханым белән 43нче номерлы сайлау участогында тавыш бирә. Ул Жуковский урамында, 116нчы лицей бинасында урнашкан. Биредә 2 200гә якын сайлаучы теркәлгән.
Республика Премьер министры Алексей Песошин 143 нче мәктәп бинасында урнашкан участокка килә. Биредә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнәләр. Берничә ел элек мәктәпкә ремонт ясаганнар иде. Монда бюллетеньнәрне электрон санау җайланмалары урнаштырылган. Алексей Песошинның тавышы да бүген шул рәвешле саналачак.
Казан мэры Илсур Метшин мәдәният институтында урнашкан 340 нчы участокта тавыш бирде. Башкалада бүген 464 участок ачык. 930 мең кеше тавыш бирү хокукына ия. Мэр бюллетен алып, кабинкага узды һәм башка сайлаучылар белән бергә тавыш бирде.
Бүлешергә
Комментарии 0