https://tnv.ru
16 Сентябрь 2025, 16:51
151
0

Бөтен татарстанлылар тетрәнеп күзәткән вакыйгадан башлыйк. Кичә Яшел Үзән районында водолазлар Идел елгасыннан үлгән ир-атның гәүдәсен табып чыгара. Аны 3 тәүлек буе эзләделәр.
Мәет - баткан катердан нибары 10 метр ераклыкта булган. Хәзер тагын берсен эзлиләр. Исегезгә төшерәбез, фаҗига җомга килеп чыккан иде. Ике суднода да тиешеннән күбрәк кеше утырган, дип фаразлыйлар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, көймәләр куркыныч хәрәкәт иткән.
Нәтиҗәдә, берсе әйләнеп капланган һәм 7 кеше суга тәшеп киткән. 2 хатын-кыз шунда ук җан бирә, 2 ир-ат хәбәрсез югала. Вакыйга урыныннан - Нәфисә Минәҗева.

Бүлешергә
Комментарии 0