https://tnv.ru
18 Сентябрь 2025, 10:27
934
0

Минзәлә районының Гөлек авылы янындагы Игәт елгасында ярдан төшеп киткән автомобиль тапканнар. Янәшәдә 67 һәм 43 яшьлек ике ир-ат гәүдәсен тапканнар.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шаһитлар мәетләрне ярдан өч метр ераклыкта чыгарган. Аларны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Фаҗиганең беренчел сәбәбе итеп машинаның елгага төшүен атадылар.
Фото: МЧС РТ

Бүлешергә
Комментарии 0