Монда бит балалар уйный, бал кортлары оча: Теләче районы Сауш авылы халкы йортлары янында элемтә каланчасы урнаштыруга каршы
https://tnv.ru
18 Сентябрь 2025, 11:15
401
0

Безнең редакциягә Теләче районы Сауш авылы халкы мөрәҗәгать итте. Йортлары янында элемтә каланчасы урнаштырмакчылар. Ул өйләргә бик якын урнашкан, шуңа сәламәтлеккә зыян килергә мөмкин, дип уйлыйлар.
Район Хакимиятендә әйтүләренчә, 4 авылда мондый каланчалар урнаштырылган инде. Тагын 1сендә генә эш калып бара. Барысы - федераль программа нигезендә башкарыла, диләр. Халыкка борчылырга сәбәп бармы? Мәсьәләгә Алия Сабирова ачыклык кертергә тырышты.
Бүлешергә
Комментарии 0