Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Кама мэры итеп Радмир Беляевны сайладылар

Түбән Кама мэры итеп Радмир Беляевны сайладылар

https://tnv.ru

22 Сентябрь 2025, 16:36

17

0

Түбән Кама мэры итеп Радмир Беляевны сайладылар
Бүген Радмир Беляев Түбән Кама мэры итеп сайланды. Аның кандидатурасын шәһәр Советының беренче сессиясе барышында депутатлар бертавыштан хуплады.

Беляев шәһәр башлыгы сыйфатында инженерлык челтәрләрен яңартуга, сәнәгатьне үстерүгә, кадрлар һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләренә, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә, шулай ук тормыш сыйфатын яхшыртуга аерым игътибар бирәчәген билгеләп үтте.

2021 елдан ул Менделеевск башлыгы иде. Түбән Кама районында Радмир Беляев 2025 елның маеннан бирле эшли.

Фото: t.me/moynizhnekamsk

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар