Татарстан урманнарында каты көнкүреш калдыкларын һәм башка чүп-чарны ташлаучыларга каршы көрәш алып барыла
https://tnv.ru
23 Сентябрь 2025, 15:51
15
0

Татарстан урманнарында каты көнкүреш калдыкларын һәм башка чүп-чарны ташлаучыларга каршы көрәш алып барыла. Шулай ук, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү дә - көнүзәк бурыч булып кала бирә. Быел урманнарны яңартуга, орлык запасын булдыруга, янгыннарны сүндерүгә, урман культуралары техникасын, җиһазларын сатып алуга федераль бюджеттан 112 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Бу эшләр «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты ярдәмендә башкарыла. Бу хакта Министрлар кабинетында узган брифингта урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.
Агымдагы елның 4нче октябреннән 11енә кадәр «Урманны саклыйк» дигән Бөтенроссия акциясе үтәчәк. Аның барышында 1 миллион агач үсентесе утыртылырга тиеш. Министр чисталык мәсьәләсенә игътибарны арттыру кирәклеген искәртте.
Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.
Фото: скриншот ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0