Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллыда күп фатирлы йортларга җылы бирә башладылар

Яр Чаллыда күп фатирлы йортларга җылы бирә башладылар

https://tnv.ru

23 Сентябрь 2025, 16:16

18

0

Яр Чаллыда күп фатирлы йортларга җылы бирә башладылар

Бүген Яр Чаллыда күп фатирлы йортларга җылы бирә башладылар. Узган атнада - моны сорап алдан гариза җибәргән хастаханәләрне җылытуга керешкәннәр иде. Хәзер бу эш мәктәп һәм балалар бакчаларында бара. 

Шәһәр Хакимиятендә узган киңәшмәдә әйтүләренчә, 314 объектның 163енә җылы бирелгән инде. Инженер челтәрләр таушалмасын өчен, эш өлешләп башкарыла. Быел Яр Чаллыда 20 чакрымга якын торба капиталь ремонтланырга тиеш. Эшләрнең 87 проценты башкарылган. Бүген Мэр - җылыны вакытында бирергә кирәклеген искәртте. Халык өчен уңайлы яшәү шартлары булдыру мөһим, ди ул.

Бу хакта тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз. 

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар