https://tnv.ru
29 Сентябрь 2025, 09:53
141
0

Казанда 77 яшьлек пенсионер мошенниклар корбаны булган. Өлкән яшьтәге хатын-кыз 2 млн сум күләмендә җыелган акчасын һәм фатирын югалткан, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Мошенниклар домофонны алыштырырга кирәк дип шалтыраталар. Зыян күрүче СМС-хәбәрдә килгән кодны хәбәр итте.
Соңыннан хатын-кызга җинаятьчеләрдән шалтыратулар килә башлый, алар үзләрен рәсми ведомстволар хезмәткәрләре дип таныштыралар.
Акчаларны «саклау» сылтавы белән алар курьерга 2 млн сум акча бирергә күндерәләр.
Аннары аферистлар өлкән яшьтәге хатын-кызны үз фатирын сатарга һәм аларга 9,5 млн сум акча бирергә күндергән. Нәтиҗәдә зыян суммасы, торак бәясен дә кертеп, 11,5 млн сум тәшкил иткән.
Фото: freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0