Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Рәисен сайлау көнендә уйнатылачак ике Соллерс автомобилен ТНВга китерделәр

Татарстан Рәисен сайлау көнендә уйнатылачак ике Соллерс автомобилен ТНВга китерделәр

https://tnv.ru

11 Сентябрь 2025, 17:50

28

0

Татарстан Рәисен сайлау көнендә уйнатылачак ике Соллерс автомобилен ТНВга китерделәр
14 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көнендә "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналларында "Мин яратам сине, Татарстан" дигән 14 сәгатьлек телемарафон узачак.

 Анда республиканың казаныш һәм җиңүләре, тырыш кешеләре, зур гаиләләре һәм заманча проектлары хакында сөйлиләр. Көн дәвамында студиягә 150 кунак киләчәк. Марафон Татарстанның камера хоры башкаруындагы "Мин яратам сине, Татарстан!" җыры белән башлана. Аның ясалма интеллект үзгәрткән вариантын да тыңлап булачак.

Телемарафонда "Сайлауга гаилә белән барабыз" фотоконкурсында җиңүчеләрне игълан итәчәкләр. Иртәнге тугыздан башлап һәр сәгать саен 11 айфон һәм 2 Соллерс автомобиле уйнатыла. Әлеге машиналар инде ТНВ территориясендә үз хуҗаларын көтә.

Яңалыклар хезмәтенең махсус чыгарылышларында сайлау участокларыннан репортажлар карарга мөмкин, халыкның тавыш бирүдә ничек катнашуын һәм сайлауның беренче нәтиҗәсен белеп була.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар