https://tnv.ru
26 Сентябрь 2025, 10:00
580
0
Елның төп мәдәни вакыйгасы – “Татар сүзе” халыкара нәфис сүз телевизион конкурсының кичә гала-концерты. Кунаклар ишектән кергәч ук татар мохитенә чумды. “Риваять” ансамбле бер-бер артлы һәрберебезнең күңелендә урын алып торган көйләрне яңгыратып торды.
Иҗади бәйге быел 5 нче тапкыр уздырыла. Юбилей елы катнашучылар саны буенча да рекордлы – 4 500нән артык кеше үзенең эшен җибәргән.
Әлеге чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Татарстан - Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премия фонды - 2 000 000 сум.
Концертны ТНВ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминевның хәер фатыйхасыннан башланды.
“Йөрәктә өмет барлыкка килде. Халык санын алганнан соң тел бетә, балалар сөйләшми дип күп сүзләр йөрде. Биш ел эчендә 20 мең гариза килде. Димәк, татар теле дип янып яшәүче кешеләребез бар. Балаларыбыз да, оныкларыбыз да татарча сөйләшер. Татар телен яратып, җырлап, биеп, Республикабызны төзергә язсын”, - дип сөйләде ул.
"Татар сүзе" булса да, бәйге барлык милләт вәкилләре өчен дә ачык. Тамашачылар махсус "Туган тел" номинациясендә катнашкан чуваш, мордва, удмурт, мари телләрендә чыгышлар белән хозурланды.
Концерт көненә кадәр махсус кунак исеме сер итеп сакланды. Тамашачыларга пәрдә бүген генә ачылды, ә аның артында - Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин иде. Серле булгангамы, яисә халык мәхәббәтеме, залдагы алкышлар да үзгә иде.
“Татар сүзе” 3 яшьлек баланы да 100 гә җиткән әбине дә берләштерә. Балалар иҗаты яшь үзенчәлекләренә карап бәяләнә. 18 яшьтән зурлар аерым карала. Гаиләләр белән дә чыгышлар яздырып җибәрәләр. Катнашучылар арасында профессионаллар да, үзләре язган әсәрне башкаручылар да бар.
Иҗади бәйге татар телен, әдәби мирасыбызны таныту, үстерү, саклау, классик язучыларыбызның исемнәрен популярлаштыру, әдәбият, мәдәниятебез белән кызыксынуны арттыру максатыннан оештырыла.
Сәхнәгә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова белән бергә барлык катнашучылар да чыкты.
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов шәхсән үзе тәбрикләде. “Биредәге матур җылы туган тел мохитен бөтен татар дөньясына җиткерәсем килә, бөтен татарларның күңеленә ирештерәсе килә! Һәр 4500 катнашучы да зур иҗади титаник хезмәт башкарды - алар барысы да минем өчен җиңүчеләр!”, - диде ул сәхнәдән.
Гала-концерт милләт авазы булып, "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Җиңүчеләр исемлеге белән биредә таныша аласыз.
Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов
Бүлешергә
Комментарии 0