https://tnv.ru
29 Сентябрь 2025, 15:15
19
0

Биш ел эчендә милли брендка әйләнгән вакыйга. «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Быел ул катнашучылар саны буенча рекордлы иде. Россия һәм чит илләрдән - Пермь крае, Свердловск өлкәсе, Башкортстан, Казахстан, Үзбәкстан, Төркиядән - 4 мең ярым гариза кабул иткәннәр. Быел ул татар сүзе - чиксез шигаре белән уза.
Конкурс туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан уздырыла. Премия фонды - 2 миллион сум. Җиңүчеләрнең барысын да Казанга җыеп, Филармониядә сәхнәсендә бүләкләделәр.
Бәйгенең максатлары - туган телләрне саклау һәм үстерү. "Моңа ирешү өчен зур эш башкарыла. Проект үз-үзен аклады, уңышлы узды һәм һичшиксез дәвамлы булырга тиеш". Татарстан Рәисе каршындагы туган телләрне саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов конкурска шундый бәя бирде.
Гөлназ Сәйфетдинова гала-концерт мизгелләрен карап рухланды һәм бәйгенең кайбер җиңүчеләре белән аерым да аралашты.

Бүлешергә
Комментарии 0