Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда мошенниклар 87 яшьлек хезмәт ветеранын фатирсыз калдырган

Татарстанда мошенниклар 87 яшьлек хезмәт ветеранын фатирсыз калдырган

https://tnv.ru

23 Апрель 2024, 09:30

430

0

Татарстанда мошенниклар 87 яшьлек хезмәт ветеранын фатирсыз калдырган
Татарстанда мошенниклар 87 яшьлек хезмәт ветераны, Ленинград камалышында яшәгән әбине фатирсыз калдырган. Алар ноябрдән бирле аңа шалтыратып торган һәм торакны сатарга күндергән. Әбинең - фатирыннан да, 3 млн 300 мең сум акчасыннан да җилләр исә. Бу атнада Прокуратура - сату-алу турындагы әлеге килешүне гамәлдән чыгаруны сорап судка мөрәҗәгать итте.

Республикада интернет мошенниклык XXI гасыр чиренә әверелде. Ел башыннан Татарстан халкы мошенникларга 350 миллион сум күчергән. Бу акчага ким дигәндә 70 фатир алырга мөмкин. Әмма, интернет, телефон аша урланган акчаны кире кайтарып булмый диярлек. Эш шунда ки, кибер-һөҗүмнәрнең күбесе Кытай, Украина, Европа илләреннән ясала.

Белгечләр әйтүенчә, күпме генә кисәтелсә дә, беренчедән - кеше ышана. Икенчедән үзе турындагы шәхси мәгълүматны сакламый. Шул вакытта, һөҗүмчеләр бездән акча сораганчы, зур эш башкара. Исем-фамилияне генә түгел, кайда эшләвебезне, кем белән аралашуны, хәтта җитәкченең исемен беләләр. Шуңа күрә директорыгыз акча сорап смс хәбәр җибәрсә, аңа ярдәм итәргә ашыкмагыз. Җитәкче кушты дип, кредит алган зыян күрүчеләр кыйссасын Алия Хәйретдинова бәян итәр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров