Онлайн трансляция

Свернуть



«Sиңа Mиннән Sәлам!»

“Сиңа Миннән Сәлам”- татар телендә чыга торган котлаулар тапшыруы. Атнаның һәр шимбәсендә, иртәнге сәгать 7.00 дән 9.00 кадәр, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ Планета каналларында эфирга чыга. ( Кабатлау ТНВ Планета каналында, көндезге 15.00 сәгатьтә). Заказ биру.

«Ѕиңа Миннән Ѕәлам » тапшыруында  котлаулар

 Котлау хатларын ТНВ яки “Болгар радиосы” сайтлары аша тапшырырга мөмкин. Сайтта барлык шартлары да тәфсилләп аңлатылган. Котлау хатлары алдан да кабул ителә, урыннар чикле. Сайт аша кабул ителгән хатларга җырларны котлау бирүчеләрнең сайлау мөмкинлеге каралмаган, котлауга музыкаль редакция әзерләгән җырлар тапшырылачак. Бер җырга ике яки берничә хат укылырга мөмкин.

Якыннарын, кадерле кешеләрен фотосурәтләр куеп котларга телүчеләр өчен аерым хезмәт бар. Ул үз эченә 1 минутлык котлау тексты, 10-15 данә фотосурәт һәм сез сайлаган җырны ала. ( Искәрмә, авторлык хокуклары булган җырлар гына яңгыраячак). Котлауны тапшыру, яки өстәмә белешмәләр алу өчен, ТНВ каналының реклама бүлегенә ( 5705100) яки иртәнге тапшырулар редакциясенә ( 5705032) шалтыратырга кирәк. ( Мөхәррир -Алсу Әсхәдуллина).
Тапшыруның алып баручысы- Ландыш Хөсәенова.   

Тапшыруның эфирга чыгу вакыты: шимбә, 7:00-9:00
Тел: (843) 5 - 705 - 100
Сораулар килеп туган очракта тапшыру редакциясе сезнең белән элемтәгә керәчәк.