Онлайн трансляция

Свернуть

Марат Әхмәтов "Музыкаль Сабантуй" төшерелгән студиядә кунак булды

Марат Әхмәтов "Музыкаль Сабантуй" төшерелгән студиядә кунак булды

https://tnv.ru

08 Июль 2025, 16:42

320

0

Марат Әхмәтов "Музыкаль Сабантуй" төшерелгән студиядә кунак булды
ТНВ каналы студиясендә икенче көн "Музыкаль Сабантуй" тапшыруын төшерәләр. Бүген студияне Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов кунак итте. 

Исегезгә төшерәбез, "Музыкаль Сабантуй"ның беренче сезоны узган елның көзендә эфирга чыкты. Марат Әхмәтов медиахолдингның иҗади командасының яңа проектына югары бәя бирде.



Студиягә кергәч тә Марат Готыф улы артистлар һәм төшерү төркемен җылы сәламләде. Әзерлек, ут, музыка һәм декорацияләрне күреп ул быел да югары бәя бирде һәм премьерада уңышлар теләп калды. 

"Музыкаль Сабантуй" проектының 2нче сезонының төп яңалыгы — музыкаль мәйданда укучы һәм аларның остазлары очрашачак. Тамашачы Айдар Фәйзрахманов һәм Гүзәл Уразова, Салават Фәтхетдинов һәм Рифат Зарипов кебек дуэтларны күзәтә алачак. Шулай ук, көтелмәгән һәм кыю экспериментлар, стиль алмаштыру көтелә, мәсәлән, Нурминский белән Айфараның уртак номерында рэп һәм шансон жанрлары кушылачак.



Актив тамашачылар арасында "Лада Гранта" автомобиле дә уйнатылачак. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар